Күргәндә әйтмичә калмыйсың.
Ишетеп үзәгем эзләнә.
Сөюем исән дип, әле дә көтәм дип.
Дашасың мине син үзеңә.
Кил димә, чакырма, кил димә.
Үзең дә каршыма йөгермә.
Язмышлар чуалган, синеке була алмам.
Булсаң да күңелдә син генә.
Кил димә, чакырма, кил димә.
Ишетеп үзәгем эзләнә.
Сөюем исән дип, әле дә көтәм дип.
Дашасың мине син үзеңә.
Кил димә, чакырма, кил димә.
Үзең дә каршыма йөгермә.
Язмышлар чуалган, синеке була алмам.
Булсаң да күңелдә син генә.
Кил димә, чакырма, кил димә.